Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.07.2015

Казанда узучы дөнья чемпионаты: Ищенко белән Ромашина Россиягә тагын бер алтын медаль алырга мөмкин

Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының алтынчы ярышлар көне вакыйгаларга бай һәм кызыклы булырга вәгъдә итә. Бүген өч спорт төрендә 4 медаль комплекты уйнатылачак: суга сикерү, ачык суда йөзү һәм синхрон йөзү. Киеренке ярышлар Су спорт төрләре сараенда, Казансу елгасында һәм "Казан Арена" бассейнында барачак.

Ярыш көне 9.30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда старт ала. Ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышларын иртән үк карый башларга мөмкин, дөрес, болары әле беренчел раунд бәйгесе генә. Көндезге 15.00 сәгатьтә инде ярымфинал булачак. Бу спорт корылмасындагы иң мавыктыргыч ярышлар исә 19.30 сәгатьтә башлана, 10 метрлы каланчадан сикереп, пьедесталда урын алу өчен бөтен дөньяның иң яхшы спортчы кызлары көч сынашачак.

Казансу елгасында 5 километр ераклыкка командалы ярышларының финал өлеше көн уртасында булачак.  

"Казан Арена" бассейнында бу көнне 2 комплект медаль уйнатылачак. 17.30 сәгатьтә синхрон йөзүдә  хатын-кызлар дуэтлары ирекле программа белән чыгыш ясый. Бу финалның иң мәшһүр дуэтлары — россияле Наталья Ищенко белән Светлана Ромашина, испаннар Она Карбонель белән Паула Кламбург, Кытайдан Сун Веньян белән Хуан Сюэчэнь.

Соңрак тамашачылар катнаш дуэтларның ирекле программадагы финал чыгышын карап ләззәтләнә алачак.  Су тубы аренасында бу ярыш көнендә 9.30 сәгатьтән 23.35 сәгатькә кадәр беренчел раунд ярышлары барачак, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20