Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017

Казанда, вакытлыча, ике автобусның хәрәкәт маршруты үзгәртелә

Казанда 28 майның төн уртасына кадәр ике автобусның хәрәкәт маршруты үзгәртелә, дип кисәтә мэрияның матбугат хезмәте.

28 һәм 43 нче номерлы автобуслар, Короленко урамы юнәлешенә хәрәкәт иткәндә,  Декабристлар урамы – Восстание урамы - Ибраһимов проспекты - Гагарин урамы буйлап хәрәкәт итәчәк һәм аннан соң үз маршрутлары буенча китәчәк.

43 нче номерлы автобус маршруты Декабристлар урамына: Гагарин урамы - Ибраһимов проспекты - Восстание урамы - Декабристлар урамыбуйлап чыгачак. Аннан соң үз маршруты буйлап дәвам итәчәк.

Хәрәкәтне вакытлыча көйләү Декабристлар урамыннан Ибраһимов проспекты участогында Гагарин урамы буенча урнашкан җылы су магистралендә авария эшләре белән бәйле.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»