Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2015

Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ветераннар өчен очрашу узды

 Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Россия патриортлары: кичә һәм бүген" чарасы үтте

Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Әфганстан һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, Рус география җәмгыятенең "Динамо" су асты-тикшеренү отряды әгъзасы Валерий Салеев һәм башкалар катнашты.

Моннан тыш, чарада институтның 100дән артык студенты, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары, шулай ук "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче 19 бала катнашты.

Ольга Павлова җыелучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. "Илебезнең шундый гаҗәеп символлары булу яхшы", - диде ул. "Без үзебезгә тыныч күк йөзе биргән өлкән буынны яратабыз һәм кадерлибез. Безнең дөнья җәмгыяте каршындагы казанышларыбызны ничек кенә киметергә теләсәләр дә, берәүгә дә тарихны үзгәртеп язарга мөмкинлек бирмәбез", - дип өстәде депутат.

Сүзен йомгаклап, О.Павлова залда утырган курсантларга мөрәҗәгать итте. "Нәкъ менә сезнең көчле куллар безнең күәт, безнең Җиңүне тотарга тиеш", - дип ассызыклады ул.

"3 айдан соң без немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бөтен прогрессив кешелек әлеге тарихи датага әзерләнә", - дип башлады чыгышын Борис Кузнецов һәм Россия дә Җиңү юбилеен бәйрәм итүгә актив әзерләнә, дип дәвам итте.

"Мин мондый яшьләрне күргәч, ветеран буларак үземне бик бәхетле хис итәм", - дип мөрәҗәгать итте ул студентларга һәм югары белемнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары исеменнән мин сезне бөек бәйрәм белән котлыйм һәм бөтенегезгә дә, безнең дәүләт, Татарстаныбызга  бәхет телим", - чыгышын тәмамлады ветеран.

Чарада Советлар Союзы Герое Владимир Графовның оныгы Наталья Климанова да чыгыш ясады, ул җыелучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында дәү әтисе кылган батырлык турында сөйләде.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20