Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2015

Казанда Венгрия консуллыгы ачыла

Казанда Венгрия консуллыгы ачыла   Россия белән Венгрия биш уртак документ имзалаячак, шул исәптән югары белем бирү, сәламәтлек саклау һәм атом энергетикасы өлкәсендә хезмәткәрләр әзерләү тармагында. Бу хакта журналистларга РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте, дип белдерә "Новости РМА".

Шулай ук, аның сүзләренчә, төбәкара хезмәттәшлек һәм Казанга Венгрия консуллыгы ачу турында документларга да кул куелачак. "Әйтергә кирәк, безнең илләр арасында актив сәяси диалог алып барыла", - дип белдерде Ушаков. Путин Венгрия Премьеры белән 2013 һәм 2014 елларда, шулай ук Рио-де-Жанейрода узган футбол буенча дөнья чемпионаты ябылу тантанасында очрашты. Моннан тыш, спикер билгеләп узганча, Путин белән Орбан берничә тапкыр телефон аша да аралашкан.

РФ Президенты ярдәмчесе сүзләренчә, Россия Венгриянең эре партнеры статусын беренче елын гына саклап калмый. "Узган ел товар әйләнеше 8 миллиард долларга якын тәшкил итте. Россия Венгрия икътисадына 1,5 миллиард доллар, ә Венгрия Россиянекенә 2 миллиард долларга якын капитал салды. Хәзерге этапта иң төп бурыч - күләмнәр кимүгә чик кую. Соңгы елларда товар әйләнеше 10нан 16 процентка кадәр кимеде", - дип белдерде Ю.Ушаков. .

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20