Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2016

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү үзәге ачыла

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү үзәге ачыла Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү өчен Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында үзәк ачалар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

2019 елда Казанда эшче һөнәрләре буенча WorldSkills Дөнья чемпионаты үткәрелү сәбәпле, республика алдында җитди бурычлар тора. “Без һөнәри белем бирү системасын WorldSkills стандартларына күчерергә тиеш. Бүгенгә республикада оештыру комитеты гамәлгә куелды. Чемпионат үткәрелә торган компетенцияләр тармак министрлыкларына йөкләнгән. Искәртеп үтик: Дөнья чемпионаты 50 компетенция буенча үткәрелә. Агымдагы елның май аенда илкүләм чемпионат Мәскәү өлкәсендә уздырыла, анда 74 компетенция тәкъдим ителәчәк”, - дип билгеләп үтте спикер.

Республиканың мәгариф оешмаларына WorldSkills стандартларын кертү өчен, беренчедән, белем бирү технологияләрен модернизацияләргә, икенчедән, квалифкацияле кадрлар әзерләү зарур. Республикада WorldSkills стандартлары белән яхшы таныш белгечләр күп түгел. Өченчедән, инфраструктураны җайга салырга кирәк: халыкара таләпләргә җавап бирә торган заманча җиһазлар сатып алу зарур.

WorldSkills стандартлары буенча ярышлар студентлар арасында үткәрелә, шулай ук 17-23 яшьлекләр, кайбер компетенцияләр буенча 25 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Хәзердән үк ТР җыелма командасы кандидатларын билгеләргә һәм алар белән индивидуаль тәртиптә эшли башларга кирәк, дип өстәде Андрей Поминов.

Шулай итеп, "Казан ярминкәсе" үзәге базасында барлык компетнцияләр буенча ярышлар узачак. Алданрак зона этаплары узачак, анда катнашучылар күп булачак. Беренчел сайлау алуны узучылар "Казан ярминкәсе"ндә ярышларда катнашачак. Җиңүчеләр ТР җыелма командасы составына керәчәк һәм Мәскәү өлкәсендә Бөтенроссия чемпионатында Татарстан данын яклаячак. Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләр буенча илкүләм җыелма команда формалашачак. Хәзер барлык көч команда составына мөмкин кадәр күп татарстанлыны кертүгә юнәлдерелгән.

Бүген республикада мәгариф оешмалары базасында һәр компетенция буенча ТР җыелма командасын әзерләү буенча 31 үзәк ачылган. Барлык министрлыкларга да компетенцияләр беркетелгән, ә министрлыклар команданы әзерләүдә ярдәм күрсәтүче икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән эшлиләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20