Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2016

Казанда WorldSkills International белән үзара аңлашу турында меморандум имзаланды

 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру мәсьәләсендә  үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Бүген Казан Кремлендә оештырылган чрада катнашу өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец эш сәфәре кыла.

Меморандумга WSI башкарма директоры Дэвид Хоуи, Казан мэры Илсур Метшин, WSIдә Россия Федерациясеннән рәсми делегат Наталья Золотарева һәм «Ворлдскиллс Россия» һөнәрләр берлеген үстерү һәм эшче кадрлар агентлыгы» (WSR) берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды.

Имза салучылар алмашканнан соң, Меморандумга шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли кул куйды.

Имза салганнан соң ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашты.

Аннары очрашуда катнашучылар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20