Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.10.2017

Казанда XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре турындагы китап тәкъдим ителә

31 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә, Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында Йолдыз Хәлиуллинның «XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре» дигән китабы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте.

Йолдыз Хәлиуллин — Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын һәм СССР Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик Академиясен тәмамлаган. Ул 40 елдан артык СССР һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы системасында эшли. 20 ел дәвамында Россиянең Индонезия, Пакистан, Румыния, Непал, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Казахстан илчелекләрендә дипломатик вазифалар башкара.

Тышкы сәяси һәм дипломатия мәсьәләләренә багышланган берничә китап, төрле темаларны яктырткан (заманча татар поэзиясеннән алып атом-төш физикасының актуаль проблемаларына кадәр) 50дән артык мәкалә авторы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!