Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2017

Казанда яңа федераль туристлар маршруты кертелде

Казан «Император маршруты» яңа федераль туристик проектына кертелде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Туризмга булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

«Император маршруты» соңгы рус императоры Николай II гаиләсе белән бәйле урыннар аша уза. Казаннан кала маршрут Калуга, Орел, Калининград, Түбән Новгород, Сыктывкар, Уфа, Тверь, Кырым һәм башка шәһәрләр һәм төбәкләргә дә кагылып үтә. Маршрут үз эченә, киң тарихи һәм географик мәгънәдә, император гаиләсе булган урыннарны, князь утарлары, күп санлы резиденцияләре тарихын ала.

Россия Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, милли-туристик проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы булып «Император гаиләсе истәлеге маршруты-2018» булачак, ул революция елларында император гаиләсе әгъзалары һәм аларның даирәсе зыян күргән шәһәрләр — Санкт-Петербург, Мәскәү, Пермь, Екатеринбург, Алапаевск, Тобольск һәм Төмән аша үтәчәк. Беренче булып әлеге маршрутны 2018 елда Россия укучылары үтәчәк.

Проект Россия Мәдәният министрлыгы эгидасы астында, «Елисаветинско-Сергиевское просветительское общество» шәфкатьлелек һәм хәйриячелек традицияләрен яңартуга булышлык итү фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла, диелә хәбәрдә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!