Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2017

Казанда янгыннар саны 10 процентка диярлек кимегән

Быелның гыйнвар-сентябрь айларында Казанда 463 янгын чыккан. Бу 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 9,4 процентка азрак.

Әлеге саннарны бүген шәһәр мэриясенең эшлекле киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов җиткерде.

Янгында 24 кешенең гомере өзелгән (аларның 15е исерек хәлдә булган), ә зыян күрүчеләр саны 40ка җиткән. Шул ук вакытта янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән 43 кеше коткарылган.

Янгында үлүчеләрнең 75 проценты — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!