Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2016

Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды

 Россия фәне көнне алдыннан, Казанда яшь галимнәр һәм белгечләр өчен төзелгән торак йорт ачылды.

Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин һ.б катнашты

Билгеләп үтик: Җиңү проспекты, 216 б адресы буенча 88 фатирлы йорт Россия Фәннәр академиясе Казан институтлары (А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты ,Казан биохимия һәм биофизика институты, Механика һәм машина төзү институты, Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге) яшь галимнәре һәм белгечләре өчен хезмәт торагы сыйфатында билгеләнгән. Хезмәт торакларына квота институтта эшләүче хезмәткәрләр санына туры килә.

Торак РФА институтларының башка шәһәрдән килеп эшләүче хезмткәрләренә 5 елга бирелә һәм анда яшәү вакытын озайтырга мөмкин була. Торакны хосусыйлаштыру һәм башка затларга бирү мөмкин түгел. Хезмәти торакны Россиянең башка шәһәрләреннән чакырып китерелгән белгечләр яки институтларның фәнни эшенә чит илләрдән җәлеп ителгән галимнәр дә алачак.

РФАның Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, бу йортны ачу тантанасы – күптән көтелгән вакыйга, дип билгеләп үтте. “Мин яшьләр белән очрашкач, аларны фән өлкәсендә нинди факторлар тотып тора ала, дип сорыйм. Кагыйдә буларак, барысы да, кызыклы фәнни тематика, заманча җиһаз һәм торак, дип җаваплый. Хәтта хезмәт хакы да түгел, нәкъ менә торак, - диде ул. – Бу йорт үзәкнең яшь галимнәре, хезмәткәрләре социаль якланган һәм Россия фәнен үстерү өчен хезмәт куюга өстәмә стимул бирәчәк дип уйлыйм”.

О.Синяшин бу йортны төзүне “Торак” федераль максатчан программасына керткән өчен Россия Фәннәр академиясенә, Фәнни оешмалар федераль агентлыгына, шулай ук республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 

“Бүген күңелле вакыйга. Без ел саен 2,4 миллион квадрат метр торак тапшырабыз, ә, ачыкланганча, яшь галимнәр өчен соңгы 25 елда - беренче тапкыр. Яшь галимнәр өчен мондый матур йортлар төзү өчен башлангыч бар дигән сүз. Фәннән башка көндәшлелеккә сәләтле була алмыйбыз, чөнки безнең республика инновацион. Болар барысы да бергә эшләргә тиеш, иң мөһиме - кешеләр һәм алар өчен шартлар булдыру зарур”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Бер ел чамасы элек Казанда төрле институтларның яшь галимнәре белән фәнне үстерү өчен төрле мөһим  мәсьәләләр буенча фикер алышырга җыелдык. Темаларның берсе торак турында иде. Йортның төзелеп бетүе, торак төзелеше һәм торак шартларын яхшырту программасының киләчәктә дә дәвам итүе буенча шикләнүләр булды”, - дип искәртте Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков.

“Бүген, 8 февральдә үткәрелә торган Фән көне алдыннан, Россия фәне киләчәген билгеләүче яшь галимнәргә торак йортның символик ачкычын тапшыра алабыз”, - дип, М.Котюков ТР җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка бу проектны тормышка ашыруда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Киләчәктә дә, бергәләп, Татарстан фәнен үстерү өчен шартлар булдыра алырбыз дип ышанам,  диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20