Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

Казанда “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты башланды

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты башланды. 56 компетенция буенча көч сынашачак студентларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сәламләде.

“Бүген зур бәйрәм. Мондый чараны Казанда өченче тапкыр үткәрәбез”, - дип, Энгель Фәттахов 2014-2015 нче елларда илкүләм чемпионатлар уздырылганын, быел бу чараның республика күләмендә үткәрелгәнен билгеләп үтте, тик катнашучылар саны, масштабы буенча аның алдагы чемпионатлардан ким булмавын искәртте. Министр РФның 17 субъектыннан 100 ләп катнашучыны исәпкә алып, барлыгы 454 кеше ярышачагын әйтте.

Энгель Фәттахов Татарстанның 2030 нчы елга кадәр үсеш стратегиясе кабул ителүен, анда югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелүен искәртеп: “Безнең төп бурыч – кеше потенциалын үстерү, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү”, - диде.

Министр республикада 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 53 проценты тирәсе махсус урта белем бирү учреждениеләренә баруын, Татарстанда яхшы гына ресурс үзәкләре булдырылып килүен, ел азагына аларның саны 20 гә җитәргә тиешлеген билгеләп узды. Э. Фәттахов чыгарылыш укучылары өчен бу чемпионатның һөнәри ориентация буларак әһәмиятен дә ассызыклады. Аның сүзләренчә, чемпионат кысаларында оештырылган эш мәйданчыкларына 60 меңләп өлкән сыйныф укучысы, вуз һәм ссуз студентларының килүе көтелә.

Энгель Фәттахов эшче һөнәрләр буенча 2019 нчы елгы халыкара чемпионатка әзерлек баруы турында белдерде. “Казанның мондый хокукка ия булуы – зур җиңү, без анда үзебезне, лаеклы рәвештә, күрсәтергә тиешбез. Чемпионатка әзерлек буенча “юл картасы” да бар”, - дип белдерде ул. Министр быел Россия чемпионатының Мәскәү өлкәсендә узачагын әйтте, шулай ук 2018 нче елда Казанда эшче һөнәрләр буенча илкүләм чемпионат үткәреләчәген хәбәр итте.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов чемпионатта катнашучыларны башкарма комитет исеменнән сәламләде. Ул чемпионатка әзерлекнең бөтен шәһәр белән алып барылуын билгеләп узды. “Без мондый чараларга барыбыз да – предприятиеләр дә, кече һәм урта бизнес та зур җаваплылык белән карыйбыз”, - диде ул. Иван Кузнецов Казанның яшьләр каласы булуын, анда 160 меңнән артык югары һәм 30 меңнән артык махсус урта уку йорты студентлары белем алуын әйтте. Казан спорт башкаласы гына түгел, эшче һөнәрләр башкаласы да булачагына  ышанам, диде ул.

Катнашучылар исеменнән Рамил Гарифуллин һәм экспертлар исеменнән Дамира Рамазанова тырышып катнашырга һәм гадел бәя бирергә ант бирде.

Искәртеп үтәбез: чемпионат кысаларында 454 конкурсант ярышачак, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 100 гә якын конкурсант. Аларның осталыгына 380 эксперт бәя бирәчәк, шул исәптән Россиянең 17 төбәгеннән (Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Самара, Ульяновск, Кемерово, Пенза, Волгоград, Свердловск, Ярославль, Түбән Новгород, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Краснодар крае, Чуашстан, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан Республикалары) 73 белгеч. Чемпионат ярышлары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданында үтәчәк. Төзелешнең гомуми мәйданы 14 мең кв. м дан артык (6 павильон).

Барлык һөнәрләр 6 эре блокка бүленә: төзелеш, сәнәгать, IT, хезмәт күрсәтү өлкәсе, гражданнар транспортында эш, иҗат һәм дизайн. Шулай ук, чемпионат кысаларында, төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар көч сынашачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20