Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.03.2016

Казанда язгы ташуга әзерлек эшләре тулы көченә алып барыла - Ф.Тимурханов

Казанда язгы ташуга әзерлек эшләре тулы көченә алып барыла - Ф.Тимурханов

Татарстан башкаласында язгы ташуга әзерлек эшләре тулы көченә алып барыла. 21 марттан шәһәрнең ташуга каршы комиссиясе әгъзалары, 5 оператив төркем һәм дежур-диспетчерлык хезмәтләре тәүлек әйләнәсе кизү тора.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык сакчылыгы идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов хәбәр итте. Ул табигатьнең агымдагы вазгыятькә төзәтмәләр кертүенә игътибарны юнәлтеп, Казан каласы буенча кар биеклегенең нормадан 14 см.га артык булуы күзәтелә – моңа 23 мартта күпләп яуган кар сәбәпче булды, дип билгеләп үтте.

Башкала территориясе буенча кар калынлыгы, уртача алганда, 45-55 см тәшкил итә. Бу, күпьеллык уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, 20 процентка артык.

“Әгәр бу атнада һава температурасы, синоптиклар фаразлаганча, көндез 3-4 градус җылы, төнлә 1-2 градус салкын булса, кар әкренләп эриячәк. Әмма тагын бер атна дәвамында шундый һава торышы сакланып, апрельдә кисәк җылытып җибәрсә, бу карның бик тиз эрүвенә китерәчәк. Ул чакта хәтәр язгы ташу ихтималы арта”, – дип кисәтеп куйды Фердинант Тимурханов. Аның сүзләренчә, бүгенгә язгы ташу чорында шәһәр территориясен һәм халыкны саклау буенча чаралар планы 86 процент дәрәҗәсендә үтәлгән. Әлегә кече елгаларда ташу күренешләре күзәтелми. Идел елгасында су биеклеге уртача күрсәткечләрдән 0,9 метрга түбәнрәк, Казансуда – 0,7 метрга.

Казан мэры йөкләмәсе нигезендә җәмәгать биналарында, идарәче компанияләрнең документлар такталарында ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәлекләр урнаштырылган. Моннан тыш, мәктәпләрдә яз көне бозга чыгуның куркынычлыгын аңлатуга, ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ирештерүгә юнәлтелгән дәресләр үткәрелгән.

“Халыкны язгы ташудан саклау буенча эшләр үз вакытында башкарыла. Гомумән алганда, Казан ташу чорына әзер”, – дип төгәлләде сүзен Гражданлык сакчылыгы идарәсе башлыгы.

Киңәшмәгә рәислек иткән Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, үз чиратында, башкалада ташуга каршы чараларның үз вакытында үткәрү заруриятен ассызыклап: “Шәһәрдә ел саен су баса торган зоналар бар. Бу әлеге территорияләрнең ландшафтына, гидрологик үзенчәлекләренә бәйле. Аларда су басу, су төшү күренешләрен булдырмый калу мөмкин түгел, әмма без салынган зыян күләмен мөмкин кадәр киметергә тиеш”, – дип ассызыклады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20