Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2017

Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" уза

21−28 сентябрь көннәрендә Казанда «Юл хәрәкәте иминлеге атнасы» узачак. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, бу очраклы чара түгел. Сентябрь башыннан гына Казан юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала төрле тән җәрәхәте алган. Шуларның унысы — 8−15 яшьләрдәге җәяүлеләр.

Укучылар белән «өй — мәктәп — өй» индивидуаль иминлек схемаларын кулланып дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук белем бирү оешмалары янында җәяүле экскурсияләр планлаштырылган.

Һәр көнне соңгы дәрестә педагоглар куркынычсызлык минутларын үткәрәчәк. Аларда балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлаталар.

Моннан тыш, белем бирү оешмаларында педагогик состав һәм ата-ана комитетлары тарафыннан балаларның яктылык кайтаргыч элементларны куллануы тикшереләчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций