Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.11.2015

Казанда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көненә багышланган чара узды

Казанда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көненә багышланган чара узды Бүген Казан "Баскет-холл"ында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көненә багышланган чара узды. Аңа студентлар һәм ТР урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә белем алучылар, Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары чакырылган иде. Шулай ук чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Әйтергә кирәк, Юл хәрәкәте куркынычсызылы көне БМО карары белән ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелүче Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдынан уздырыла. Акция юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгын тагын бер кат искәртү өчен оештырыла. Бигрәк тә яшь машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә, чөнки статистика буенча Татарстанда юл һәлакәтендә үлгән һәр алтынчы кеше - 25 яшькәчә егетләр яки кызлар.

Илдар Халиков әлеге акциянең күп еллар буе дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелүенә игътибар юнәлтте. "Россия юлларында ел саен 20 меңнән артык кеше һәлак була, аларның 400е - Татарстан юлларында. Моның төп сәбәбе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

"Безнең һәркайсыбыз, сезнең дусларыгыз әлеге вәзгыятькә тәэсир итә һәм кемнең дә булса гомерен саклап кала ала. Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләргә иң яхшы хатирә аларның якыннарының кайгысын уртаклашу гына түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркайсыбызның җаваплы гамәлләре була алыр иде",- диде Илдар Халиков.

Ул ассызыклаганча, Татарстанда юл һәлакәтләре санын киметү өчен күп нәрсә эшләнгән. "Алга таба да татарстанлыларның гомере юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында өзелмәсен өчен кулдан килгәннең барын да эшләрбез дип уйлыйм, - диде ТР Премьер-министры. - Бар да бездән тора, безнең юлларда кешеләр һәлак булырга тиеш түгел!"

ТР Премьер-министры Европа конкурсында җиңү яулаган Татарстанның яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасын һәм балалар-яшүсмерләр автомәктәпләре командасын бүләкләде.

Чара кысаларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Моннан тыш, төрле иҗади чыгышлар, Татарстынның әйдәп баручы клублары спортчылары катнашында видеоролик күрсәтелде, алар юлларда игътибарлы булырга чакырды. Шулай Татарстанның халык, Россиянең атказанган, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры Салават Фәтхетдинов, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Айдар Галимов чыгыш ясады. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

1. Незарегистрированный пользователь  Аноним (Гость)
25.11.2015 в 18:06

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20