Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Казанда юлга билгеләр төшерү өчен 193 миллион сум акча сарыф ителәчәк

Казан юлларына юл билгеләрен ике төрле ысул – буяу һәм термопластика белән төшерәчәкләр. Дәүләт сатып алулары сайтында "Главтатдортранс" тарафыннан бастырылган тендердан аңлашылганча, әлеге эш өчен бюджеттан 193 миллион сум акча тотылачак.

Документа әйтелгәнчә, юл билгеләрен төшерү чокырлар төзекләндерелеп беткәннән соң башкарылырга тиеш. Һава температурасының 20 (±5) градустан түбән төшмәве дә шарт итеп куела. Шул ук вакытта эшне башкаручы термопластика ярдәмендә төшерелгән юл билгесенең – 1 ел, буяулы билгегә 3 ай гарантия дә бирергә тиеш.

Юл билгеләре төшерү эшен 15 июньгә төгәлләргә ниятлиләр. Термопластика ярдәмендәге билгеләр башкаланың 94 урамына төшерелсә, 320ләп урамга сызыклар буя ярдәмендә сызыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20