Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.09.2017

Казанда зиратларны карап тотуга 1,8 млн сум акча бүлеп бирелә

Казанда зиратларны карап тору 1,8 млн сумга төшәчәк. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Зиратларны карап тору буенча тендерны шәһәрнең Сатып алу һәм көндәшлек сәясәте буенча дирекция игълан иткән. Финанс чыганагы — Казан бюджеты.
Басылган исемлек нигезендә сүз Арча, Киндери, Самосырово, Мөселман зиратларын һәм башкаларны да кертеп, 34 зират турында бара.

Югарыда күрсәтелгән бәягә карны кул һәм механик көч белән чистарту, зират территорисендә каберлекләр чистартылгач калган чүпләрне чыгару, начар хәлдәге агачларны кисү каралган.

Башкаручы электрон аукцион ярдәмендә 2 октябрьдә билгеләнәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!