Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2015

Казанда ачылган "Энергетика. Ресурсларны саклау-2005" күргәзмәсендә 130дан артык предприятие катнаша

Казанда ачылган "Энергетика. Ресурсларны саклау-2005" күргәзмәсендә 130дан артык предприятие катнаша Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Энергетика. Ресурсларны саклау-2005" Халыкара махсус күргәзмә һәм XV "Энергия-ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" Халыкара симпозиумы ачылды: ул 3 апрельгә кадәр эшләячәк.

Күргәзмәне тантаналы ачуда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.

Быел күргәзмәдә 130дан артык предприятие биредә үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә, алар энерго- һәм ресурсларны саклау өлкәсендә заманча җиһазлар һәм алдынгы технологияләр тәкъдим итә. Катнашучылар арасында - Россиянең 29 төбәгеннән килгән предприятиеләр һәм дөньяның 15 иленнән фирмалар вәкилләре.

"Без күргәзмәне 16нчы тапкыр һәм  симпозиумны 15нче тапкыр оештырдык. Бу мәйданчыкка республика хакимияте дә, безнең предприятиеләр дә, РФ Энергетика министрлыгы да җитди ярдәм күрсәткәнне күрәбез. Бүген көндәшлеккә сәләтлелек ягыннан бизнес предприятиеләре өчен генә түгел,  бюджет оешмалары өчен дә энерго-ресурсларны саклау программасы булу мөһим. Мин барчагызны да бүгенге күргәзмә ачылу белән котлыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.

Panam Engineers Ltd генераль директоры Джагдиш Праджапати (Jagdish Prajapati) билгеләп узганча, Россия белән Һиндстан 1970 еллардан башлап актив хезмәттәшлек итә һәм хәзерге вакытта эшлекле һәм партнерлык мөнәсәбәтләре бик актуаль. "Һиндстан премьер-министры сүзләрен китерәм: заман үзгәрә, әмма безнең дуслык элеккечә кала. Без мөнәсәбәтләрне башка дәрәҗәгә чыгарырга телибез. Россия Президентының күптән түгел безнең илгә кылган сәфәре әлеге юнәлештә мөһим адым булды. Без илләребезнең хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтергә телибез", - дип ассызыклады ул.

ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистлар белән әңгәмәсендә искәртеп узганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме 1 трлн 600 млрд сумны тәшкил итте. "Без сәнәгый җитештерү күләмен ике тапкыр арттырдык, әмма без энергия чыгымнарын арттыру юлыннан бармыйбыз, киресенчә, киметәбез. Моңа "Генерирующая компания", "Сетевая компаниясе", "Татнефть", "Татэнерго", "КАМАЗ" кебек эре предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешәбез, - дип белдерде ул. - Бүгенге көндә энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсе сәнәгать предприятиеләре өчен җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен һәм халык өчен тарифларны киметү белән бәйле".

Күргәзмә ачылышы кысаларында "Энергия нәтиҗәлекле җиһазлар һәм технологияләр" конкурсында җиңүчеләргә  I дәрәҗә дипломнар да тапшырылды. В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ААҖ (Әлмәт), "Генерирлаучы компания"ААҖ филиалы - Казан ТЭЦ-2, "Түбән кама Нефтехим" ААҖ һәм башкалар бүләкләнде.

Узган ел Россия күргәзмәләр һәм ярминкәләр берлеге рейтингы нәтиҗәсендә Казан ярминкәсе Идел буендагы иң яхшысы дип табылган һәм Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышып, илдә өченче урынны биләгән иде.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20