Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2015

Казандагы “Балалар парады”нда Роналд Макдоналд йортында торып дәваланучы балалар да катнашачак

31 май көнне 10.30дан 14.00гә кадәр Казанның “Ривьера” отеле каршындагы мәйданда, Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында, “Театр праздника “BraVo!” бәйрәм агентлыгы дүртенче тапкыр "Балалар парады" шәһәр гаилә фестивален үткәрә. Анда катнашырга 825 гаиләдән заявка килгән, бу 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Бәйрәмгә бары теркәлү узучылар гына эләгә ала. Мәйданда буш урыннар булган очракта, анда хәйрия билетлары белән керергә мөмкин булачак. Билет бәясе гаиләгә 500 сум тәшкил итә.

Бу хакта бүген “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә “Театр праздника “BraVo!” бәйрәм агентлыгы директоры Наилә Хәбибуллина хәбәр итте.

Чарада бик күп төрле фотомәйданнар, интерактив чаралар, конкурслар, викториналар уздыру планлаштырыла. Бәйрәм ахырында исә лоторея уйнатылачак. Бүләкләр арасында фотосессияләр, ял йортларына юлламалар да бар. Фестивальне алып баручысы Никита Волков сүзләренчә, программаны төзегәндә анда катнашучы һәр яшь категориясендәге кешеләрнең дә ихтыяҗларын исәпкә алырга тырышканнар. “Гаилә фестивале булганлыктан, без төп басымны гаиләгә ясарга тырышабыз һәм балаларга да, олыларга да кызыклы программа төзибез. Флешмоблар, концерт һәм конкурслар барысы да аларны тамашачы гына итеп калмый, ә фестивальнең катнашучысына әверелдерә”, - диде ул.

Концерт программасында үзләренең кызлары белән Дилә Нигъмәтуллина һәм Альбина Апанаева, шулай ук Ләйсән Гыймаева 2 кызы һәм тормыш иптәше Булат Бәйрәмов белән чыгыш ясар дип көтелә. “Йолдызлар — балаларга” акциясе елда уздырыла һәм бер генә артист та, бер генә танылган кеше дә безнең тәкъдимне кире какмый, киресенчә, үзләре ярдәм итәргә атлыгып тора”, - диде “Театр праздника “BraVo!” бәйрәм агентлыгы директоры.

Бәйрәм 65 × 75 метр мәйданда үткәреләчәк, узган елга караганда, ул арткан һәм быел балалар өчен самокатта йөрү мөмкинлеге туган. Фестиваль программасында җигүле пони, аквагрим һ.б. күңел ачу чаралары каралган.

Фотомәйданнар исә узган елдагыдан күбрәк һәм төрлерәк булачак, дип белдерде. Н. Хәбибуллина. Аларның шактые бушлай, ә кайберләренә керү түләүле булачак. Ул мәйданчыкларга узу бәясе 250 сумнан да артык булмый, дип вәгъдәли аны оештыручылар.

Бәйрәмнең төп максаты - "Балалар - балаларга" акциясендә катнашу. Фестивальне үткәрүдән җыелган акчалар Роналд Макдоналд йорты фондына онкологик авыру белән чирле балалар ихтыяҗына тотылачак.

Роналд Макдоналдның Казандагы йорты директоры Юлия Миронова сүзләренчә, мондый бәйрәмнәр авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча кирәк. “Балалар парады”нда Роналд Макдоналд йортында торып дәваланучы балалар да киләчәк.

Мәйданда акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус тартмалар урнаштыру да күздә тотыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20