Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.08.2015

Казандагы дөнья чемпионаты: ватерполчы кызлар медаль өчен көрәшә

Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының 14 нче көнендә 6 комплект медаль уйнатылачак. Йөзү ярышларын яратучылар бу кичне 200 метрлы дистанциягә иң тиз йөзүчеләрне беләчәкләр: чалкан, брасс һәм ирекле стиль белән йөзү буенча, ә су тубын өстен күрүчеләргә хатын-кызлар арасында чемпион титулын яулаучы мәгълүм булачак.

ДЧ-2015тә йөзү турнирының һәр ярыш көне бу спорт төре җанатарларына  яңа дөнья рекордсменнары исемнәрен алып килә. Бүгенге йөзүләр дә искәрмә  булмас дип ышанабыз. Алар 9:30 сәгатьтә “Казан Арена”  бассейнында башлана. Иртәнге сессия 12:15 сәгатькә кадәр дәвам итә.  

Кичен инде стадионда ярымфиналлар һәм финаллар вакыты җитә. 7 августта спорт җәмәгатьчелеге хатын-кызлар арасында – 100 метрга ирекле стиль белән һәм 200 метрга брасс белән йөзү буенча, ә ирләр арасында 200 метрга аркада ялгыз йөзү һәм эстафета буенча һәм дә 200 метрга брасс белән йөзү буенча җиңүчеләр исемнәрен беләчәк. Бу бик мавыктыргыч булачак! Карагыз, 17:32 сәгатьтә башлана.

“Су тубы аренасы" бассейнындагы финал баталияләре дә мавыктыргыч булырга тиеш, анда хатын-кызлар арасында медалистлар билгеләнәчәк. Бронза матчында Италия һәм Австралия җыелма командалары очрашачак. Ике команда да, алдагы раундта җиңелүгә карамастан, турнирдагы соңгы сүзләрен әйтмәделәр әле. Тик Казанда  аларга башка мөмкинлек кенә булмаячак. Искәртәбез: Австралия кызлары АКШ командасыннан җиңелгәннәр иде – 6:8, ә Италиянекеләр пенальти сериясендә генә Голландия кызларына оттырдылар. Юаткыч финал 20:30 сәгатькә куелган. ДЧ-2015нең төп объектлары бер кластерда урнаштырылуны исәпкә алып, су тубыннан йөзүгә барып җитүдә хәтта иң әкрен йөрүче тамашачылар өчен дә кыенлыклар булмас сыман.

Кичке 10да чып-чын финал узачак, анда су полосы буенча өр-яңа дөнья чемпионы билгеле булачак. Испания җыелма командасы үз вәкаләтләрен  биргәннән соң титулның яңа хуҗалары барлыкка киләчәге мәгълүм булды, белгечләр алтынга АКШмы яисә Голландияме күбрәк лаек дигән сорауга яңадан-яңа дәлилләр китерәләр. Бер нәрсәдә аларның фикере уртак – нинди нәтиҗә булса да, ул гадел булачак, бу ике команда да казанлылар һәм шәһәр кунаклары хәтерендә калырлык искиткеч тамашалы уен күрсәтте. 22:00 сәгатьтә “Су полосы өчен арена"да старт сиренасы яңгыраячак һәм ул кемнең кем булуын ачып бирәчәк. Инде шуны ачыклыйсы гына калды, дип хәбәр итә  Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының Оештыру комитеты матбугат хезмәте.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20