Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2015

Казандагы дөнья чемпионатында хай-дайвинг буенча беречне медальләр уйнатыла

Казанда узучы спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья Чемпионаты ярышларының унберенче көнендә 6 комплект медаль уйнатыла. Тамашачылар дөньяның иң көчле хатын-кызлары батырлыгын, көчен һәм нәзакәтлелеген хай-дайвинг ярышында күрәчәк, йөзүдә иң якты финал, су полосы вакытында кызыклы каршылыклар да булыр.

“Казан Арена” бассейнында сайлап алу ярышлары 9.30да башланып, көннең икенче яртысында соң тәмамланачак. Ә инде кичен тамашачыларны кызыклы финал ярышлары көтә. Медальнең беренче комплекты 200 метрга иң оста ирекле йөзүчеләр арасында уйнатылачак. Финалга чыккан спортчылар арасында Татарстан вәкиле Александр Красных да бар.

Хатын-кызлар арасында аркада 100 метрлы дистанциягә йөзүчеләр арасында да финал ярышлары кызыклы булыр дип көтелә. 1500 метрлы дистанциягә ирекле йөзү финалында иң шәп йөзүче хатын-кызлар очраша. Медальләрнең тагын ике комплекты аркада 100 метрлы дистанциягә чыгучы ирләр һәм брасс алымы белән 100 метрлы дистанциягә чыгучы хатын-кызлар арасында уйнатыла.

“Казансу” спорт объектында 14.00дә хатын-кызлар арасында хайдайвинг ярышы финалы башлана. Планетаның иң көчле, батыр һәм курку белмәс спортчы кызлары 20 метрлы каланчадан сикерү осталыкларын күрсәтәчәк.

Су тубы аренасында шулай ук көчле ярышлар көтелә – 9.30да Кытай һәм Аргентина җыелма командасы 15 нче һәм 16 нчы урыннар өчен көрәшәчәк. 10.50дә Россия һәм Япония командалары арасында 13 нче, 14 нче урыннар өчен матч башлана. 12.10да 9-12 классификациядә Канада, Казакъстан, Бразилия һәм Көньяк Африка Республикасы җыелма командаларына старт бирелә. 17.30дан алып кичкә кадәр чирекфинал уеннары дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының Оештыру комитеты матбугат хезмәте .

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20