Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2016

Казандагы Җәйге китап фестиваленә Тукай көндәлекләре аерым китап итеп бастырылган

18-19 июньдә Казанда уздырылачак Җәйге китап фестиваленә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай көндәлекләре беренче тапкыр аерым китап рәвешендә дөнья күргән.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә “Смена” заманча мәдәният үзәге арт-директоры, фестивальнең программа директоры Кирилл Маевский хәбәр итте.

Китап “Габдулла Тукай. Көндәлекләр” дип атала. 116 битлек басма Смена” заманча мәдәният үзәге нәшриятында 500 данә тираж белән дөнья күргән.

Шагыйрьнең көндәлекләре элегрәк татар теленнән русчага күренекле тәрҗемәче Венера Думаеева-Вәлиева тарафыннан тәрҗемә ителеп, Габдулла Тукайның “Сайланма әсәрләр” китабында басылган булган. Көндәлекләрнең яңа тәрҗемәсен Илназ Мәхмүтов һәм Рәшит Төхвәтуллин әзерләгән. Китапта ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге архивыннан алынган фотолар да урын алган.

“Бу текст безгә күптән ошый иде. Шуңа аны яңадан тәрҗемә итәргә булдык. Тукай көндәлекләре – күпләргә билгеле булмаган бик әһәмиятле документ. Автобиографик хатирәләрдә һәм көндәлек язмаларында татар халкының бөек шагыйре мәктәп дәреслекләрендә сурәтләнгәнчә түгел, ә бөтенләй башка яктан ачыла. Китапка кертелгән текстлар аның кичерешләрен, гомеренең соңгы елларындагы авыр көндәлек тормышын чагылдыра. Басма Тукай шәхесен, холкын яхшырак аңлау мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте Кирилл Маевский.

Искәртеп үтик: Казандагы Җәйге китап фестивален “Смена” заманча мәдәният үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм фонды ярдәме белән, оештыра. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 80ләп нәшрият катнашуы көтелә. Алар арасында “Юлбасма”, Татарстан китап нәшриятлары бар. Дини нәшриятлар да читтә калмый. Әйтик, “Садра”, “Мәрҗани” нәшриятлары шундыйлардан.

Кирилл Маевский сүзләренчә, бу төр интеллектуаль әдәбият фестиваленең төп чарасы, традицион рәвештә, китап ярминкәсе булачак. Биредә теләгән һәркемгә Россия, шул исәптән Татарстан нәшриятларының китап масс-маркетына кертелмәгән заманча әдәбиятын нәшрият бәяләре буенча сатып алу мөмкинлеге булдырыла. 
Сүз уңаеннан, ярминкәдә “Габдулла Тукай. Көндәлекләр” китабы да тәкъдим ителәчәк. Аның бәясе – 150 сум.

Моннан тыш, Җәйге китап фестивалендә “Смена” нәшрияты былтыр рус телендә бастырган басмалар да тәкъдим ителәчәк. Бу – күренекле татар мәгърифәтчесе, этнографы, галиме Каюм Насыйри һәм галим Яков Каблов тикшеренеүләрен берләштергән “Казан татарлары мифологиясе” (“Мифология казанских татар”), көнчыгышны өйрәнүче галим Ренат Беккинның “Шәригать синең өчен. Мөселман хокукы турында диалоглар” (“Шариат для тебя. Диалоги о мусульманском праве”) һәм Лев Данилкинның “Ульянов. Казань. Ленин” китаплары. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20