Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2016

Казандагы көчле яңгырдан соң күпкатлы йортның лифты душ бүлмәсенә әверелгән – видео

Казанның Сафиуллин урамында урнашкан 6нчы йортның 2нче корпусында гомер кичерүчеләр лифт кабинасында су акканы күреп аптырышка калган. Әлеге йортта яшәүчеләрнең берсе социаль челтәргә видео урнаштырган.

Видео авторы су лифт шахтасына кергән һәм шуңа да кабина өстеннән аккандыр дигән фаразын язган. Су шахтага кичә кичке көчле яңгыр аркасында эләккән булырга мөмкин.

Искәртеп узабыз: кичә көчле яңгыр аркасында Казандагы Көньяк трассаны су баскан иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20