Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

Казанга “бөке”ләр кайтырмы?

Казанга “бөке”ләр кайтырмы?

Хәзерге вакытта Казанда машиналар йөреше белән бәйле проблема юк диярлек. Казанлылар Универсиада алдыннан башкала урамнарында “хөкем сөргән” озын-озын машина тыгылышларын куркыныч төш итеп кенә искә ала. Бактың исә, тагын ике-өч елдан урамнарны шундый ук киләчәк  көтәргә мөмкин икән...


Бу турыда Казанда юл хәрәкәтен дөрес итеп оештыруның комплекслы схемасын төзүдә катнашкан экспертларның берсе Станислав Володченко белдергән.

Чыннан да, Универсиадага әзерлек кысаларында Казан урам һәм юллары шактый зур үзгәрешләр кичерде. “Бөке”ләр берара  гомумән дә юкка чыккан иде кебек. Бактың исә, экспертлар шул чагында ук кисәткәннәр икән: әгәр дә алга таба тиешле чаралар кабул ителмәсә, берничә елдан Татарстан башкаласы юлларында тагын зур проблемалар башланырга мөмкин, ди.

Шунысын билгеләп үтү кирәк, Казан  машиналар саны буенча Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләреннән генә калыша. Тагын биш елдан исә башкалада гомер итүче 1 мең кешегә барлыгы 350 машина туры киләчәк. Ә 15 елдан исә бу сан 400гә кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.  Тикшерүләрдән күренгәнчә, әгәр дә тиешле карарлар кабул ителмәсә, Казан үзәгендә урамнарның йөкләнеше 70-75 процентка җитәчәк. Бу исә үз чиратында “транспорт коллапсы”на китерергә мөмкин икән.

Станислав Володченко сүзләренә караганда, бу проблеманы хәл итү өчен Казан үзәгенә машиналар керүне чикләү таләп ителә. Түләүле муниципаль парковкалар булдыру да кирәк. Халык үзәккә барган вакытта шәхси машинасыннан җәмәгать транспортына күчереп утыру мәсьәләсенә дә тиешле игътибар бирү сорала.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20