Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2015

Казанга Казакъстан Премьер-министры җитәкчелегендәге делегация килде

Бүген Казанга Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге Казакъстан Республикасы делегация килде. “Казан” халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Казакъстан делегациясе составына шулай ук илнең оборона министры Имангали Тасмагамбетов та кергән.

Казанга визит кысаларында делегация әгъзалары IT-парк, Казан федераль университеты, Казан вертолет заводында булырга планлаштыра. Казан Кремлендә Казакъстан Премьер-министры белән Татарстан Президентының рәсми очрашуы уздырылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20