Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.11.2015

Казанга көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатында 400 дән артык спортчы киләчәк

Казан көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатын кабул итә. Татарстан башкаласына 35 илдән 400 дән артык көрәшче киләчәк. Ярышлар 20-22 ноябрьдә "Ак Барс" көрәш сараенда уза.
Дөнья чемпионаты оештыру комитетына чит ил командалары арасыннан беренче булып Латвия, Литва, Румыния, Молдова, Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан көрәшчеләре заявка биргән. Бу атна ахырына кадәр Европа һәм Көнчыгыш илләре спортчылары заявкларын рәсмиләштерә.
Бу көннәрдә Россия командасы Мәскәү һәм Казанда өйрәнү-тренировка җыеннары үткәрә. Безнең илнең иң күпсанлы составта чыгыш ясавы көтелә.
Көрәш буенча ярышлар 20 ноябрьдә уза. Ярышларда 19 яше тулган ир-атлар катнаша ала. Көрәш 6 авырлык категориясендә узачак. Ярышларга бер көн кала спортчылар һәм җыелма командалар тренерлары өчен мастер-класслар һәм семинарлар уздырылачак.
Билбаулы көрәш буенча ирекле стильдә ярышлар 21 ноябрьдә һәм 22 ноябрьдә классик стильдә узачак. Ир-атлар 7 авырлык категориясендә сынашачак, хатын-кызлар - биш авырлык категориясендә. Биредә шулай ук тренерлар, судьялар һәм спортчылар өчен оештыру чаралары узачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20