Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Казанга Муса Җәлилнең соңгы фотосурәте әйләнеп кайтты

Татарстан башкаласында бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Алдагы биш көн дәвамында дөнья буйлап сибелгән татарлар фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, республиканың тарихи урыннарына сәяхәт кылачак.

Бүген корылтай эше дискуссия мәйданчыкларында башланып китте. Казанда Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе ачу буенча да милләттәшләр үз фикерләрен әйтте, шулай ук музейның нигез ташы буларак бай мираслар да бүләк итте.

Тамырлары Кукмара районына барып тоташкан Австралия вәкиле Сафия Вәлиева әнисеннән калган кадерле ядкәрләр – намазлык, энҗеле калфак, чигүле сөлге алып килгән.

"Революция вакытында милли ядкәрләрне юкка чыгару юнәлешендә эш алып барылган. Әмма әни кайберләрен яшереп, саклап кала алган, – диде ул.

Ул шулай ук булачак “Мөһаҗирләр музеена” сеңлесе төзегән гаилә тарихын да бүләк итте.

Польшадан килгән Рафаэль Зарипов иске фотосурәтләре белән бүлеште. Ә менә Германиядән килгән милләттәшебез Венера Вәгыйзова флешка белән Алманиядә вафат булган татарларның исемлеген алып килгән. Шулай ук ул Татарстан өчен кадерле ядкәр – Муса Җәлил турында фильм һәм аның үлеме алдыннан төшкән соңгы фотосурәтен бүләк итеп калдырды.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!