Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Казанга Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал килде

Португалия икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал бүген Татарстанга эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

«Казан» халыкара аэропортында Мануэл Калдейра Кабралны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин каршы алган

Чәршәмбе, 20 сентябрьдә, Португалия икътисад министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Моннан тыш, Мануэл Калдейра Кабрал программасында — Казанда Россия Гадәттән тыш министрлыгы башлыгы Владимир Пучков белән очрашу. Бу очрашу кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Португалия Хөкүмәте арасында икътисади һәм техник хезмәттәшлек турында килешү имзалау көтелә.

Шулай ук республикада булган вакытта Мануэл Калдейра Кабрал Казан федераль университеты, «ИТ-парк», югары технологияләр технопаркында булачак, Казанның зур спорт объектлары — «Казан-Арена» стадионы һәм Спортның судагы төрләре сарае белән танышачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера