Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2015

Казанга РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде

Бүген Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Казанга килүенең максаты – бүген Казан Ратушасында үтәчәк РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашу.
Моннан тыш, РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле планнарында Иннополиста "Россия - 2015" оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмат технологияләре" еллык конференциясендә катнашу да бар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич “Кама аланы” индустриаль паркының 2 нче чиратын тантаналы ачуда катнашачаклар. Аннан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Түбән Камада Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада катнашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20