Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2015

Казанга РФ спорт министры Виталий Мутко килде

 Казанга РФ спорт министры,  Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына әзерлек үткәрү комитеты рәисе Виталий Мутко килде. Эш сәфәре 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының оештыру комитеты матбугат хезмәте

Программа буенча Виталий Мутко спорт объектларын карап чыгарга, су мундиале ярышларында булырга, суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча җиңүчеләрне котлау тантанасында катнашырга ниятли.

Эш сәфәре кысаларында РФ Спорт министрлыгы башлыгы Татарстанның мәдәни мирасы белән танышу йөзеннән  Казан Кремленә иконалар күргәзмәсенә экскурсия кылар, борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен карап кайтыр дип көтелә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20