Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2016

Казанга суга сикерү осталары җыела

22-24 апрель көннәрендә Казанда Су спорты төрләре сараена суга сикерү осталары җыела. FINAның суга сикерү буенча 2016 нчы елгы дөньякүләм сериясенең 4 нче этабында катнашучылар, Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы ДЧ җиңүчеләре – барлыгы 12 илдән 72 спортчы осталыкта көч сынашачак.

Ярышларга билетлар ZaMnoi.ru билет операторы сайтында инде сатуга чыккан. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанга 2015 нче елгы чемпионнар – Кытай спортчылары Хиаху Таи, Чао Хи, Юань Чао, кытай кызлары Тингмао Ши, Яцзы Сы киләчәк.

Ярышларда ир-егетләрнең Россия җыелма командасыннан Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов чыгыш ясый. Захаров – Ауропаның 6 тапкыр дөнья чемпионы, 2012 нче елда Лондонда олимпия чемпионы, Казанда узган ДЧ-2015 тә һәм Шанхайда 2011 нче елгы ДЧда 2 тапкыр көмеш призер. 2013 нче елгы Универсидада ул 2013, 2015 нче елларда Суга сикерүләр буенча ДЧның көмеш призеры Евгений Кузнецов белән җиңү яулаган.

Ярышларны уздыруда төрле юнәлешләр буенча 74 волонтер ярдәм итәчәк. 15 судья хөкемдарлык итәчәк (Халыкара йөзү федерациясеннән 10 һәм 5 илкүләм судья) .

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20