Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2016

Казанга Яңа ел каникулларында 133 меңгә якын турист килгән

Яңа ел бәйрәмнәрендә, 1 нче гыйнвардан 10сына кадәр, Казанга 133 меңгә якын турист килгән. Отельләрнең категориясенә карап, кунакханәләрнең тулылыгы аерым көннәрдә 90 процентка кадәр булган.

Узган елдагы кебек үк, иң югары күрсәткечләр 3-6 гыйнвар көннәрендә теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте. Туристларның аеруча югары активлыгы да шушы көннәргә туры килә.

Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы бәйрәм көннәрендә 4150 кешене кабул иткән. Бу күрсәткечләр былтыргыдан ике тапкыр диярлек артык – 2015 нче елда Яңа ел каникулларында Болгарда 2925 кеше булган.

Зөя утрау-шәһәрендә 1-10 гыйнвар көннәрендә 10 мең 133 кеше булган, узган елда анда 8012 кеше сәяхәт кылган, шул исәптән, музейларын 2,8 меңнән артык кеше тамаша кылган.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгында 6620 кунак булган. Бу 2015 нче елгы күрсәткечтән 3 мәртәбә артык, ул вакытта музей-тыюлык 2108 кешене кабул иткән.

Моннан тыш, Казан, travel.ru. туристлык сервисы тарафыннан төзелгән рейтинг буенча, Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия халкы сәяхәт итү өчен Топ-3леккә эләккән иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20