Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2017

Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде

Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде. «Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәртәбәле кунак Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырачак. Тантана 21 августта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Ирина Бокова Свияжск утрау-шәһәрлегендәге Успения соборы һәм монастыренә, Болгар шәһәренә барачак, Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше белән танышачак.

Успения соборын ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү турында карар Бөтендөнья мирас Комитетының Польшада узган утырышында, июль аенда кабул ителгән иде.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!