Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.09.2017

Казанлылар ашыгыч медицина ярдәменә ешрак мөрәҗәгать итә башлаган

Казанлылар ашыгыч ярдәмгә ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. 4-10 сентябрь аралыгында ашыгыч медицина ярдәменә 7602 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атна белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 155кә арткан.

«Инфаркт һәм баш миенең кан әйләнеше кискен начараюы аркасында мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, ә бала табучыларның мөрәҗәгате, киресенчә, кимеде», – дип матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләре исегезгә төшерә: ашыгыч ярдәм кирәк булса, өй телефоныннан - «03» номерына, кесә телефоныннан «103» номерына (шалтырату бушлай) шалтыратырга кирәк.

Бу номерларга шалтырата алмаган очракларда «112» номерына мөрәҗәгать итү зарур. Начар ишетүчеләр SMS-хәбәр җибәрә ала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20