Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

Казанлылар балаларына Анита, Богдана, Златослава, Николь исемнәре кушкан

Узган атнада Казанның ЗАГС бүлекләрендә яңа туган 348 бала теркәлгән: 160 малай һәм 188 кыз.

Иң яшь әнигә – 19 , иң олысына – 44 яшь, ә иң яшь әти – 18 яшьтә булса, иң олысы 58 яшьлек. Бу атнада туган иң кечкенә сабыйның авырлыгы 550 граммны тәшкил иткән, ә иң зурысы – 5250 грамм.

Бу атнада иң популяр бала исемнәре - Ясминә, Кәрим, Инсаф, Әминә, Валерия, Марк, Ева, Софья, Зәринә. Ата-аналар үз балаларына кушкан сирәк исемнәр арасында Анита, Богдана, Лидия, Ирина, Җәмилә, Ярослава, Златослава, Николь кебекләре бар, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Шушы ук чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 323 пар үз никахларын теркәгән. Иң яшь кияү һәм кәләшкә 17 яшь булса, иң өлкән кияү 68 яшьтә, ә иң олы кәләш 70 яшьлек, дип хәбәр итә башкаланың ЗАГС Идарәсе.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20