Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

Казанлылар балаларына Вениамин, Камал, Айлита-Сафия, Алданбатырхан исемнәре биргән

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 423 бала: 220 малай һәм 203 кыз тууы теркәлгән, дип хәбәр ителә мэрия порталында.

Иң яшь әнигә 19 яшь булса, иң өлкәненә - 45. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә - 51. Туган вакытта минималь бала авырлыгы — 1100 граммны тәшкил иткән, ә максималь авырлык 4830 грамм булган.

Атна дәвамында иң еш кушылган балалар исемнәре: Әминә, Роман, Александра, Кәрим, Әмир, Станислав, Лев, Ясминә, Мәликә, Зәринә, Тимур. Сирәк кушылган исемнәр: Жасмина, Серафима, Вениамин, Камал, Айлита-Сафия, Әмин, Стефания, Айсель, Алданбатырхан.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 201 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кәләшкә 18 яшь, кияүгә - 19. Атнаның иң өлкән киявенә 80 яшь, иң өлкән кәләшкә - 68, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин