Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2015

Казанлылар вак-төяк акчасын биреп, авыру балаларны дәвалауга өлеш кертә ала

Быел Казан, тәүге тапкыр, “Линия жизни” хәйрия фонды тарафыннан оештырыла торган “Кемнеңдер гомере – вак-төяк түгел!” акциясендә катнашачак. Әлеге акция Россиянең төрле шәһәрләрендә елына ике тапкыр – октябрь һәм май айларында үткәрелә. Аның үзенчәлекләре турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында сөйләделәр. Видеоконференциядә Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Республика балалар клиник хастаханәсе хирургы Айдар Хәмидуллин, ИФОда “Линия жизни” хәйрия фонды рәисе Светлана Ярыгина, “Линия жизни” хәйрия фондының матбугат сәркатибе Дана Назаренко катнашты.

2009 нчы елдан бирле акция кысаларында илнең төрле шәһәрләрендә барлыгы 12 миллион 739 мең 817 сум 86 тиен акча җыелган, шушы акчага җитди авыруы булган 62 балага операция ясалган. Акция йөрәк һәм умыртка баганасы авыруларына дучар булган 18 яшькә кадәрге балаларга медицина ярдәмен күрсәтүдә булышлык итүгә йөз тота. Быел акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Стәрлетамак, Ульяновск, Казан, Самара, Сочида яшәүчеләр катнашачак. Быел җыелган акчалар 1997 нче елгы Евгения Карнадудка ярдәм итүгә тотылачак. Аның диагнозы – IV дәрәҗә сколиоз. Аны дәвалау бәясе – 699 мең 740 сум. Хәйрия фонды вәкилләре белдергәнчә, акция кысаларында елына уртача 1,3 млн сум тирәсе акча җыела.

Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, “Линия жизни” хәйрия фонды әлеге акцияне уздыру инициативасы белән мөрәҗәгать иткәч, Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте ике дә уйламыйча аны уздыруга ризалык биргән. “Гади, шул ук вакытта кеше язмышы өчен көрәшү белән сугарылган акциядән читтә кала алмадык. Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә эре предприятиеләр, кече һәм урта бизнес оешмалары бик күп, аларның бу акциядә катнашачагында шикләнмим. Ярдәмгә мохтаҗ кеше язмышына битараф булмаган һәркем кесәсендә бераз гына булса да вак-төяк акча табар дип уйлыйм”, - дип ассызыклады Д. Фәттахов.

Казанда вак акча җыю пункты 22, 23, 29 һәм 30 нчы май көннәрендә Петербург урамында “Кольцо” сәүдә үзәгендә ачык булачак. Дамир Фәттахов белдергәнчә, акциянең финалы 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Урицкий исемендәге паркта узачак.

Дана Назаренко әйтүенчә, фонд гамәлгә куелганнан бирле, 11 ел эчендә 8 мең баланың гомерен коткарып калуга ирешелгән. “Безнең фонд тумыштан йөрәге зәгыйфь булган, умырткалыгы деформацияләнгән балаларны дәвалау белән шөгыльләнә”, - дип билгеләп үтте ул.

Айдар Хәмидуллин Республика балалар клиник хастаханәсенең “Линия жизни” хәйрия фонды белән 8 ел хезмәттәшлек итүе турында белдерде. Узган елда фонд теләктәшлеге белән 100 дән артык балага операция ясалган, быел тумыштан йөрәк һәм кан тамырлары зәгыйфьлегеннән интеккән 50 балага операция уздырылган. Ул ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр балага фондның ярдәм иткәнен билгеләп узды.

Фонд вәкилләре аңлатканча, табиб күрсәтмәсенә нигезләнеп, дәвалау кичектергесез булган балалар беренче чиратта дәвалана. Светлана Ярыгина белдергәнчә, фондның сайтында һәр тиен өчен хисап күренә. Ул шундый бер очракны мисал итеп китерде. Фондка 50 тиен акча күчергән берәү аның буенча хисап сораган. Документны күчергәч, 2 көннән шушы ук реквизитлардан 17 млн сум акча килеп ирешкән. “Шул рәвешле, ярдәм итәргә теләүчеләр фондның хакыйкыйлыгына инана”, - диде ул. Светлана Ярыгина әйтүенчә, шик туган очракта, акча җыючыларның кайсы фондка каравы турында документлар сорарга һәркемнең хокукы бар. Шикләнгән очракта, читкә китеп, башта фондка шалтыратып, теге яки бу урында торучылар турында мәгълүмат белешергә була. Моннан тыш, акча җыючылар акчаны кулга алырга түгел, ә әрҗәгә җыярга тиеш. Шулай ук акция үткәрү урыннарында “Сдай мелочь – Спаси ребенка!” сүзләре язылган футболка кигән волонтер басып торырга тиеш.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20