Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2017

Казанлыларны игезәкләр очрашу-бәйрәменә чакыралар

28 нче майда Казанда «Икеләтә бәхет» дип аталган игезәкләр очрашу-бәйрәме булачак. Чара «Крылья Советов» паркында ел саен уздырыла торган «Илнең бөтен паркларында икеләтә бәхет» бөтенроссия акциясе кысаларында үтә, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйрәм кысаларында игезәкләр парады, игезәкләр арбалары бәйгесе, мастер-класслар, анимация, фотосессия, фотокүргәзмә, балалар иҗат коллективларының концерт чыгышлары булачак.

Чара шәһәрнең Мәдәният идарәсе булышлыгында уздырыла. Бәйрәм 15.30 сәгатьтә башланачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!