Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2017

Казаннан Мәскәүгә поезд белән шәхси машинаны күчереп була башлый

Россия тимер юллары оешмасының матбугат хезмәте «Мәскәү – Казан» N23Г/24М пассажир поездында автомобиль күчерү вагоны йөри башлавы турында хәбәр итә. Пассажирлар хәзер үз машиналарын һәм мотоциклларын күчереп йөртә алачак. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Әлеге хезмәтнең бәясе транспорт чарасының авырлыгына, пассажирлар санына, вагон төренә һәм билет сатып алу формасына бәйле. Автомобиль күчерү вагонына 8 мотоцикл яки 3тән 5кә кадәр машина сыя. Күчерү өчен гаризаны алдан тапшырырга кирәк.

Мәскәүдән транспорт чарасын махсус автомобиль күчерү вагоны йөргән башка шәһәрләргә – Адлер, Санкт-Петербург, Петрозаводск, Әстерхан һәм Ростов Донга да күчереп була.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!