Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2016

Казаннан Сочи һәм Анапага туры авиарейслар ачылачак

Июньдә Казаннан Сочига һәм Анапага туры авиарейслар ачылачак, дип хәбәр итә «Ижавиа» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.
Сочига беренче рейс 6 июньдә башкарыла, очышлар 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Курорт шәһәргә дүшәмбе очарга һәм якшәмбе кайтарга мөмкин булачак. Казан-Анапа-Казан рейсы 4 июньдә старт ала һәм 10 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Рейслар Як-42Д самолетларында башкарылачак.
Иң кечкенә пассажирларга ташламалар каралган, дип билгеләп үтелә авиакомпания хәбәрендә. Шулай итеп, 2-12 яшьлек балалар өчен ташлама күләме 25-50 процент тәшкил итә, ул сайланган тарифка бәйле. 2 яшькәчә балалар (аерым урын булмаган шартларда) өчен ташлама күләме 100 процент тәшкил итәчәк, аерым урын биләгән очракта – 25-50 процент (сайланган тарифка карап).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20