Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2015

Казаннан Виктория Романова "Татарстан гүзәле-2015" булды

Казаннан Виктория Романова "Татарстан гүзәле-2015" булды Казаннан 18 яшьлек Виктория Романова XVII республика  "Татарстан гүзәле-2015" конкурсының җиңүчесе булды.

Виктория Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең беренче курсында белем ала.  

Кыз шулай ук конкурсның алдынгы этабы булып саналган "Beauty round"да "Мисс талант" номинациясендә дә җиңде. 

Татарстанның иң гүзәл кызы исеме кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурсның финал этабы кысаларында игълан ителде. 

Казаннан 19 яшьлек Алисә Маненова -  беренче,  Чаллыдан 18 яшьлек Гөлчәчәк Акбитова икенче вице-мисс дип табылды. 

"Татарстан гүзәле" конкурсының финалында "Казан гүзәле" дә сайлана. Быел әлеге исемгә Казаннан 19 яшьлек Камилла Җәләлиева лаек булды.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20