Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2016

Казанның 10 предприятиесе һәм оешмасы вакансияләр тәкъдим итә

17 июньдә сәгать 9дан Казанның Идел буе районы Мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада районның 10 предприятиесе һәм оешмасы: А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы, "Атак" ҖЧҖ, "Кварт" АҖ, "Горпечать" ЯАҖ, "Вакууммаш" АҖ, "Кирмень+" ҖЧҖ, "Татвойлок" ҖЧҖ, "Чистый мир" компанияләр төркеме" ҖЧҖ, Спортның ишкәкле төрләре  Федераль спорт күнекмәләр үзәге, "Флоранж" ҖЧҖ катнашачак.

Ярминкәгә килүчеләргә предприятие вәкилләре белән очрашып, эшкә урнашу өчен юлламалар, хезмәт һәм мәшгульлек буенча консультация алу мөмкинлеге бирелә.

Чара Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча уздырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20