Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.05.2016

Казанның Арча кыры зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алдылар

Бүген иртән Казанның Арча кыры зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәк кую тантанасы узды.
Чарада ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, БөекВатан сугышы ветераннары һ.б. катнашты.

Тантаналы чара башланганчы Алексей Песошин бүгенге бәйрәмнең төп геройлары - сугыш ветераннарын сәламләде һәм Җиңү көне белән котлады.

"Җиңүче солдат" монументы янында почетлы караул һәм хәрби оркестр куелган иде, тантанада катнашучылар шунда юнәлде. Чарада катнашучылар сугышта һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды, аннары утлы корал тавышы яңгырады. Оркестр РФ һәм ТР гимннарын башкарды, тынычлык символы буларак күккә ак күгәрченнәр очырдылар. Хәрбиләр кулларына корал тотып, тантаналы маршта катнашты. 

Шулай ук "Кайгылы солдат” һәм Советлар Союзы Герое, Казанның шәрәфле гражданы, легендар очучы Михаил Девятаев, башка легендар татарстанлылар - сугышта катнашучылар һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20