Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2015

Казанның барлык мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер

Казанның барлык мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзерКазанда мәгариф учреждениеләре яңа уку елында балаларны һәм укучыларны кабул итәргә әзер, дип белдерде бүген журналистларга Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

"Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем алу учреждениеләре безнең балаларны кабул итәргә әзер", - диде ул. Ул шулай ук, яңа уку елына әзерлек кысаларында, 19 мәктәп капиталь төзекләндерелде, 290 мәгариф учреждениесендә агымдагы ремонт ясалды, дип белдерде.

Ел ахырына кадәр 3210 урынга 20 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Барлык учреждениеләр дә диярлек  янгынга каршы автомат сигнализация системасы белән җиһазланган, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына видеокүзәтү системалары куелган.

Агымдагы елда Казан мәктәпләре 110 мең 286 укучы кабул итә, аларның 13,5 меңе - 1 нче сыйныфка килүче балалар.

"Яңа уку елында балаларны каршы алу өчен мәктәпләр укытучылар белән тәэмин ителгән. Казанда бер генә юнәлеш буенча да вакансия юк. Шулай да, август башында физика, математика һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен вакансияләр бар иде. Кадрлар алмашынып тора - яшь укытучылар килә, пенсия яшендәгеләр лаеклы ялга китә, кемдер башка шәһәргә күчеп китә", - диде Илсур Һадиуллин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20