Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2017

Казанның Җиңү паркында сугыш башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне уза

Бүген Казанның җиңү паркында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне уздырыла. Чара 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты.
 
Бу көнне 76 ел элек фашист Германиясе мәкерле рәвештә Советлар Союзына бәреп керә һәм  зур югалтуларга китергән, 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башлана.
 
Шуңа да Бөек Ватан сугышында ил өчен һәлак булган батыр сугышчыларны, шулай ук Ватан өчен барлык сугышта гомере өзелгәннәрне искә алу буларак бу көн Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге чарада Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы җитәкчеләре, патриотик хәрәкәт активистлары, студентлар, мәктәп укучылары, курсантлар һәм шәһәр халкы катнашачак.
(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20