Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2016

Казанның Иске Татар бистәсенә “элемтәле зоопарк” килгән

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә бүген Казанның Иске Татар бистәсендә “элемтәле зоопарк” ачыла. Бәйрәм программасында – хәйрия концерты, конкурслар, уеннар һәм тәм-томнар белән сыйлану. Чарада Казанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнашачак.

Зоопарк хезмәткәрләре вольерларга татар авылларындагы йорт хайваннарын урнаштырганнар. Зоопаркка керү ел буена бушлай булачак, дип хәбәр итә “Иске шәһәр” префектурасы матбугат хезмәте мэрия сайты аша. Милли стильдә “элемтәле зоопарк” булдыру идеясе “Иске шәһәр” префектурасы һәм Казан зооботаника бакчасы ярдәме белән тормышка ашырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20