Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.10.2015

Казанның IТ-паркында янә "Kazan Startup Weekend" узачак

Казанның IТ-паркында янә "Kazan Startup Weekend" узачак 27-29 ноябрьдә Казанның IТ-паркында янә "Kazan Startup Weekend" уздырылачак. Искәртеп үтәбез: узган ел чара кысаларында инвесторлар белән очрашу нәтиҗәсе 980 мең долларга килешүләр төзү белән тәмамланган иде.

Узган елгыдан аермалы буларак, быел "Kazan Startup Weekend" бер атна түгел, ә өч кенә көн дәвам итә. Чара форматы элеккечә кала. IТ-парк директоры Антон Грачев сүзләренчә, чара стартап җитәкчеләре өчен генә түгел, әлегә IТ-бизнес өлкәсендә бизнесны ничек оештыру турында белмәүчеләр өчен дә. "Kazan Startup Weekend"та инвесторларга кызыклы проектлар һәм иң яхшы стартаплар да күрсәтеләчәк.

"Узган елгы кебек үк, төп максат - килешүләр төзү, инвесторлар һәм проектлар арасында ризалыкка ирешү", - дип билгеләп үтте А.Грачев. Ул игътибар юнәлткәнчә, стартаплар өчен һәм стартаплар турындагы чараларда мәгълүмат күп була, "әмма, чынлыкта, конкрет ноктага узмый". "Без килешүләр төзелгән вакытта һәрчак конкрет ноктага киләбез", - дип ассызыклады ул.

 Антон Грачев сүзләренчә, тулаем алганда, хәзер IТ өчен мөмкинлекләр чоры. "Бу бүген халыкара базарга чыгарга тиешле тармак. Бездә булган IТ-проектларны күп өлеше Россия базары өчен генә түгел. Без бу тармакка килүчеләрнең глобаль киңлеккә йөз тотарга кирәклеген аңлавын телибез", - диде IТ-парк директоры. Мисал сыйфатында ул бизнеc-инкубатордан чыккан "Эйдос-Медицина" компаниясен атады, ул Япониягә үз эшләнмәләрен сата башлаган.

"Kazan Startup Weekend" кебек чаралар ТР индустриягә кешеләр җәлеп итү макстын куя. Финанслар күзлегеннән караганда, әлеге бизнеска керү өчен киртәләр юк", - дип билгеләп үтте Антон Грачев.

IТ-паркның бизнес-инкубаторы җитәкчесе Ленар Халиков, үз чиратында, төрле өлкәләрдән 30лап инвесторны чакырырга ниятләвен әйтте. Әйтергә кирәк, "Kazan Startup Weekend " түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылачак: IТ-стартаплар, аппарат карарлар, сәламәтлек саклау, фән һәм тикшерүләр, классик эшмәкәрлек, креатив технологияләр, финанс секторы. Л.Халиков фикеренчә, проект һәм инвесторлар төрле өлкәдән булганлыктан, бу чара нәтиҗәләре буенча килешүләр санын арттырырга тиеш. 

Моннан тыш, "Kazan Startup Weekend"  кысаларында Россиянең әйдәп баручы бизнес-инкубаторлары һәм технопарклары очрашулары узачак. "Qualcomm"ның вице-президенты Джордж Виттен чараның махсус кунагы булырга мөмкин. Катнашучыларның географиясенә килгәндә исә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чаллы, Казан, Новосибирскидан гаризалар бар. "Гаризалар кабул итү башланды гына. 30лап шәһәр булыр дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Ленар Халиков.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20