Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2017

Казанның мәктәп яны лагерьларында 13 меңләп укучы ял итәчәк

29 майда Казанда мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрә, алар 5 көнлек эш режимында эшләячәк. Бу хакта Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип җиткерә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казан мәктәпләре укучылары өчен 27 июньгә кадәр 149 мәктәп яны лагеры эшләячәк. Алар базасында 13 меңләп укучы ял итәчәк.

И.Һадиуллин журналистларга ата-аналар түләве 480 сум булачаклыгын хәбәр итте, балалар мәктәп яны лагерьларында 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр булачак, кизү төркемнәр – 18.00 сәгатькә кадәр. “Укучылар өчен без яхшы программа, 3 тапкыр тукландыру әзерлибез, барлык шартлар да булдырылачак”, - дип ассызыклаган И.Һадиуллин.

Мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, 240 мәктәп укучысы “Табигать һәм без” чатырлы лагерына юл тотачак. Моннан кала, мәктәп базаларында 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 1700 бала өчен хезмәт һәм ял отрядлары эшләячәк.

“Балаларның ялы гадәттән тыш хәлләр аркасында бозылмасын өчен, ЮХИДИ идарәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесе белән бергәлектә сулыкларда үз-үзеңне дөрес тоту тәҗрибәләрен формалаштыру буенча чаралар һәм “Игътибар – балалар!” акциясе узачак”, - дип белдергән И.Һадиуллин.

(Татар-информ) 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20