Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2016

Казанның салым булмаган керемнәре суммасы былтыр 2,6 млрд сум тәшкил итте, шуның 42 проценты – җирне арендалаганнан җыелган сумма

Казанның салым булмаган керемнәре суммасы былтыр 2,6 млрд сум тәшкил итте, шуның 42 проценты – җирне арендалаганнан җыелган суммаКазан бюджетының салым булмаган керемнәре суммасы былтыр 2,6 млрд сум тәшкил иткән, бу исә планның 102 проценты кадәр булган. Шуның 42 проценты – җир арендасы өчен җыелган сумма. Казанда җир участогын арендага алу турында 2016 ел башына 6 мең 801 килешү гамәлдә булган, аларның 2 меңнән артыгын былтыр гына төзелгән. Җир сатудан тагын 628,9 млн сум табыш алынган, муниципаль милек объектларын сатудан – 478,5 млн сум (2014 елдагыдан беркадәр кимрәк, бу элек инвестицион җәлеп итүчән объектлар актив сатылу белән һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тыйганга сатылмаган объектларны янә аукционга куеп булмау, ә гавами сәүдә аша көндәшсез сату белән аңлатыла). Эшмәкәрләргә турыдан-туры 40 объект, 3-5 елда түләп бетерү шарты белән, сатылган, шул 251,2 млн сум дип бәяләнгән. Күчемсез милекне арендага биреп, шәһәр казнасы 243,3 млн сум җыеп алган.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекеле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәүтдинов комитетның 2015 елдагы эшчәнлеге турында хисабында шундый саннар китерде. Аның сүзләренчә, комитет җир участокларын файдалануны исәпкә алу һәм контрольда тоту буенча бердәм система гамәлдә.

2016 ел башына Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты реестрында муниципаль торак булмаган фонд объектларын арендага бирү буенча 286 килешү теркәлгән булган. Узган ел дәвамында еллык аренда бәясе күләмен сату буенча 45 аукцион үткәрелгән, 67 объект сатылган, нәтиҗәдә, шәһәр бюджетына ел саен 35,8 млн сум акча килеп торачак.

2015 ел башында Казанда муниципалитет милек составында 239,4 млрд сумлык милке булган, ел дәвамында комитет муниципаль милек реестрына хуҗасыз саналган инженерлык инфраструктура объектларын кабул итеп рәсмиләштергән, нәтиҗәдә, 626 объект реестрга кертелгән, ә арада, әйтик, канализация челтәре, суүткәргечләр бар, тагын 18 хуҗасыз объектны муниципаль баланска алу процедурасы уза.

“Бу ведомствоара комитет эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе – салым булмаган керемнәр планлы күрсәткечләрен үтәүдә. Кабул иткәндә план киеренке булды, аны арттыру ягына үзгәртергә туры килде. Эш үтәлде, нәтиҗәдә, куелган максат-бурычларыбыз былтыр башкарылды. Бурычлылар белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты әйбәт эшли, комитет “шөрепләрне” боргычлагач, финанс дисциплинасы уңай якка үзгәрде”, - дип канәгатьлек белдерде киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, агымдагы ел су саклау зоналарына игътибар зурдан була, бу мәсьәләдә республика прокуратурасы, җәмәгатьчелек белән бергә эшләү мәслихәт.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20