Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2015

Казанның Совет районы суды читтән торып Алексей Семинны кулга алды

Кичә Казанның Совет районы суды "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы җинаять эше фигуранты, "АС Менеджмент" Идарәче компаниясе" Директорлар советы рәисе Алексей Семинны читтән торып сак астына алу турында карар чыгарды.

Суд тикшерүчеләрнең гаепләнүчене кулга алу турындагы гаризасын канәгатьләндереп, аны агымдагы елның 11 маена кадәр сак астында тоту карарын чыгарды. "Сак астында тоту вакыты РФ территориясенә экстрадицияләү мизгеленнән санала башлый", - дип аныклап узды судья, шул рәвешле прокуратура таләбен канәгатьләндереп. Суд утырышы вакытында прокурор ассызыклаганча, Семин чит илдә булганлыктан, аңардан сорау алып булмый - андый сорау алу законлы булмый. Семинның адвокаты суд залында якланучысының Россиядән фаҗигале хәлләргә кадәр үк киткәнен һәм Франциядә дәваланганын әйтте, ул тикшерүчеләрдән качып ятмый. "Ул гаепләүләр турында белә һәм күрсәтмә бирергә әзер, әмма әле килгәне юк. Ул үзенә карата җинаять эше кузгатылганны белә, ул чит илдә", - дип билгеләп үтте прокурор. Моңа каршы адвокат берәүнең дә Семинны сорау алуга чакырганы юк, чакыруны һәм күрсәтмә бирүдән баш тартуны раслаучы дәлилләр юк, дип билгеләп үтте. Искәртеп узабыз: 13 апрель көнне тикшерүчеләр Алексей Семинга  Җинаять кодексының дүрт маддәсе буенча гаепләү белдерде. Кичә Татарстан тикшерү органнары Алексей Семинны халыкара эзләүгә игълан итте. Җинаять эшен тикшерү кысаларында «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ нең милке, төгәлрәге Россия Федерациясендәге 400 күчемсез милек объекты һәм җир участогына арест салынган. Компания әлеге карарга карата шикаять белдерде.             

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20