Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

Казанның Студентлар сырхауханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар уза

Казанның 4 нче шәһәр (студентлар) сырхауханәсендә, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чаралар кысаларында, артериаль кан басымын үлчәү оештырылган һәм гипертоник авыруны һәм шикәр чирен профилактикалау буенча пациентлар белән аңлату эшләре үткәрелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Табиб-эндокринолог сырхауханәгә килгәннәрне шикәр чиренең башлангыч клиник билгеләре һәм риск факторлары, бу авыруны профилактикалау алымнары белән таныштырган. Сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре, “Волонтер медиклар” иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре һәм Казан медицина көллиятендә укучылар белән берлектә, Сәламәтлек үзәкләренә консультацияләргә чакырып, Казан югары уку йортлары студентлары арасында анкеталаштыру уздырган.

Чаралар дәвам иттерелә, теләге булганнар диспансеризациягә чакырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20